Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда телләрне саклау буенча яңа программа кабул ителде

Татарстанда 2036 елга кадәр телләрне саклау һәм үстерү буенча яңартылган программа кабул ителде.

Программа кысаларында татар һәм рус телләренә ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк. Шул ук вакытта төп игътибар традицион кыйммәтләрне саклауга һәм халыклар арасындагы дуслыкны үстерүгә юнәлдерелә. 

Мәктәпләрдә һәм башка белем бирү урыннарында өйрәнелә торган телләр исемлеге киңәйтелде. Мәсәлән, иврит урынына башкорт теле кертелде. Шулай ук якшәмбе мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирүдә хәзер якут, бурят, тувa, чечен, ингуш һәм башка телләрне өйрәнергә мөмкин. 

Аерым игътибар цифрлы мохитне үстерүгә бирелә. Мәгълүмати технологияләр иминлекнең мөһим өлеше итеп карала, ә телләр күптөрлелеге кешеләрнең бердәмлеген ныгыту чарасы буларак бәяләнә. 

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев