Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда теннис тубы зурлыгындагы шешне алганнар

Казанда 75 яшьлек пациент нейрохирургка баш артында үсеп баручы шешкә зарланып мөрәҗәгать иткән.

Операцияне үткәрү өчен РКБ ның no 1 бүлеге нейрохирурглары 3D-принтер ярдәмендә баш сөяге өлешенең төгәл моделен төзегәннәр.  Операция сәгать ярым чамасы дәвам иткән, аның барышында хирурглар 8х9х6 сантиметр зурлыктагы шешне алганнар.  Шеш баш сөяге һәм баш мие тышчасы аша үсеп чыкканлыгы ачыкланган.

Гистологик тикшеренү нәтиҗәләре шешнең менингиома – баш миенең пәрәвез тышчасы күзәнәкләреннән үсә торган яңа шеш булуын күрсәткән. Операция уңышлы узган.

Чыганак:казанкп

Фото: РКБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев