Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгына тарифлар ике тапкыр артачак

2026 елда Татарстан халкын ике тапкыр торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту көтә. Гыйнварда тарифлар 1,7% ка, ә октябрьдә аерым муниципалитетларда өстәмә рәвештә 18,2% ка артачак. Индексацияне Россия премьер-министры Михаил Мишустин раслады.

Нормативларга караганда, республиканың аерым районнары өчен уртача индекстан читкә тайпылу 4,8% тәшкил итәчәк. Бу, әгәр төбәк буенча тарифлар 13,4% ка үссә, кайбер муниципалитетларда арту октябрь аеннан 18,2% ка җитәргә мөмкин дигәнне аңлата.

Татарстан Дәүләт комитетында аңлатуларынча, үсешнең төп сәбәпләре - искергән коммуналь челтәрләрне модернизацияләү һәм салым законнарында үзгәрешләр кертү. 2026 елдан салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча эшләүче идарәче компанияләр НДСны 22% күләмендә түләргә тиеш булачак, бу өстәмә финанс йөкләнешен тудыра.

Чыганак: казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев