Татарстанда туучылар саны кимегән
Төбәктә туучылар саны кимү темпларының ил буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда күп тапкырлар акрынаюы теркәлгән. Бу хакта үз доклады кысаларында Татарстан Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.
- Татарстанда гаиләләргә ярдәм итү өчен чаралар комплексы эшли, аны финанслау 2026 елда 24 процентка арткан. Мәсәлән, авылларда 25 яшькә кадәрге беренче балалары туган яшь әниләргә 50 мең сум түлиләр. Бу түләүне алган һәм 29 яшькә җитмәгән хатын-кызларның 18 проценты инде күп балалы булган. Бюджеты 700 миллион сумнан артык булган «Малыш» программасы ел саен аз керемле гаиләләрдән һәм хроник авырулары булган 36 мең баланы бушлай сөт ризыгы белән тәэмин итә. Төбәктә күп балалы гаиләләр өчен ташламаларны 59,2 мең гаилә ала, - дип билгеләде Зарипова.
Аның сүзләренә караганда, балалар бакчалары өчен ата - аналар түләве алар өчен яртылаш киметелгән, ә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр өчен (16 098 сум) - тулысынча компенсацияләнә. 140 меңгә якын бала бушлай кайнар ризык ала.
Министр шулай ук корпоратив демографик стандарт үсешенә дә игътибар итте.
- 2026 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчедән бала туганда НДФЛ һәм иминият кертемнәре түләнми торган матди ярдәм күләме 50 меңнән 1 миллион сумга кадәр артты, - диде Зарипова.
Моннан тыш, спикер билгеләп үткәнчә, регионның КАМАЗ, Татнефть һәм «Соллерс» кебек эре предприятиеләре үз хезмәткәрләренә эре корпоратив пособиеләр түлиләр һәм балалар туганда торак белән ярдәм итәләр.
Чыганак:вечерняяказань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев