Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда үзмәшгульләр саны ярты миллионга җиткән

Үзмәшгульләр саны буенча республика Россия төбәкләре арасында алдынгы урында тора. Татарстанда 485 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. 2026 ел башы белән чагыштырганда аларның саны 38,2 мең кешегә, ягъни 8,6% ка арткан. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова хәбәр итте.

"Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш – 85 мең кешегә, ягъни 20% ка. Үзмәшгульләр саны буенча Татарстан-Россиядә алдынгы регионнарның берсе", - диде ул.

Махсус салым режимы гамәлгә кергәннән бирле республика үзмәшгульләре тарафыннан 233 млн чек формалаштырылган, 346 млрд сум күләмендә керем алынган. Түләнгән салымнарның гомуми суммасы 13,4 млрд сум тәшкил итте, дип ассызыклады Кондратова. Аның сүзләренә караганда, үзмәшгульләр эшчәнлегенең төп төрләре булып төзелеш, пассажирлар йөртү, хезмәт күрсәтү өлкәсе тора.

Быел ирекле иминиятләштерү эшләтеп җибәрелде, аның кысаларында үзмәшгульләр Россия Социаль фондына кертемнәр түләү, түләнгән хастаханә түләүләрен алу мөмкинлеге алды.

«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда, Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә кертелде. 2020 елның гыйнварыннан Россиянең тагын 19 төбәге бу экспериментта катнашты, ә 1 июльдән ул бөтен ил буйлап гамәлдә. Режимны физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр куллана ала. 

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев