Татарстанда хантавирус инфекциясе эндемик санала башлады
Татарстан хантавирус инфекциясе эндемик (җирле медикларга яхшы таныш) санала торган Россия регионнары исемлегенә керде. Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә табиб-инфекционист, Себер дәүләт медицина университеты доценты Юлия Минакова хәбәр итте.
Республикадан тыш, исемлеккә Башкортстан, Удмуртия, Самара һәм Ульяновск өлкәләре кергән. Россиядә хантавирус күбесенчә бөер синдромы белән геморрагик бизгәк формасында уза. Минакова сүзләренчә, эндемик төбәкләрдә табиблар авыруны клиник картина буенча вакытында танырга, лаборатор рәвештә диагнозны расларга һәм адекват дәвалау билгеләргә өйрәнгәннәр. Күпчелек очракта пациентлар тулысынча терелә.
Чыганак: казакп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев