Татарстанда хезмәт этләре 180 җинаятьне ачкан
Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ел башыннан Татарстанда хезмәт этләре 180 җинаятьне ачарга ярдәм иткән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, төрле юнәлештәге этләр (эзләр буенча эзләү, шартлаткыч һәм наркотик матдәләр табу, каравыл хезмәте) әйләнештән өч берәмлек утлы корал, 1 килограмм шартлаткыч, 1 килограммнан артык үсемлек һәм синтетик килеп чыгышлы наркотиклар алырга ярдәм иткән.
Чыганак: Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев