Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанны газлаштыру схемасын эшләүгә 208 млн сум акча бүлеп биреләчәк

Татарстанда 2026 елдан 2046 елга кадәр республиканы газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру схемасын эшләү тендеры игълан ителде. Бу максатларга 208,4 миллион сум бүлеп бирелгән.

Подрядчикка 2023-2025 елларга төбәкнең ягулык-энергетика балансын төзергә һәм аның фаразын 2036 елга кадәр яңартырга, шулай ук 2046 елга кадәр газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру схемасын эшләргә кирәк булачак. Республиканың табигый газга фаразлана торган ихтыяҗын тәэмин итү өчен газ транспорты һәм газ бүлү системаларын үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләргә кирәк булачак.

Әлеге документлар нигезендә торак-коммуналь хуҗалыкны, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыру программалары төзеләчәк. Эшләрне 2027 елның 31 декабренә кадәр башкарырга кирәк.

Чыганак: Новости Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев