Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанның кайсы районнарын су басу куркынычы бар

Татарстанның 39 районындагы 218 торак пункт язгы ташу вакытында су басу зонасына эләгергә мөмкин. Бу хакта республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин язгы ташуга әзерлек турында брифинг вакытында хәбәр итте.

Су басу зонасында 5,7 мең торак йорт булырга мөмкин, анда 13,4 мең кеше яши. Шулай ук 55 юл участогына һәм 28 автомобиль күперенә куркыныч яный. Нигъмәтуллин фаразлар чынга ашса, муниципалитетлар кичекмәстән югары әзерлек режимын кертергә тиеш. 

Брифингта төбәкнең Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко Татарстанның кайсы районнары су басу зонасына эләгергә мөмкин булуы турында сөйләде. Алар арасында республиканың Апас, Арча, Баулы, Буа, Югары Ослан, Әлки һәм башка районнарындагы кишәрлекләр бар.

Чыганак:новоститатарстана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев