Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

“ТАТМЕДИА” ЦУМ белән хезмәттәшлек итәчәк

Казанда “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте һәм Үзенчәлекле осталык үзәге (ЦУМ) арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Ул милли мәдәни мирасны һәм халык сәнгать кәсепләрен популярлаштыруга юнәлгән уртак проектларны гамәлгә ашыруны күздә тота.

Килешүгә “ТАТМЕДИА” генераль директоры Шамил Садыйков һәм Татарстан Креатив индустрияләрне үстерү үзәгенең генераль директоры, ЦУМ проекты җитәкчесе Ранко Тепавчевич кул куйды. Яклар уртак мәдәни чаралар, нәшрият проектлары һәм иҗади инициативаларны тормышка ашырырга ниятли, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Хезмәттәшлек нәтиҗәсендә ЦУМ осталарының эшләре киңрәк аудиториягә тәкъдим ителәчәк, ә медиахолдинг укучылар һәм тамашачылар өчен татар халкының мәдәни мирасына багышланган яңа проектлар әзерләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев