Ток сугып бер бала һәлак булган
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә зур фаҗига - бала югары көчәнешле электр чыбыкларына кармак белән кагылган. Нәтиҗәдә, ток сугудан һәлак булган.
Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, өч яшүсмер балык тотарга чыккан. Тимер юл аша чыккан вакытта аларның берсе очраклы рәвештә кармак белән электр челтәренә кагылган. Чыбыклардагы көчәнеш якынча 27,5 мең вольт тәшкил иткән, һәм ток сугу фаҗига белән тәмамланган — бала урында ук һәлак булган.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев