Торбаүткәргеч өзелеп нефть агып чыккан
Республиканың Ютазы районы Алабакүл авылы янында «Башнефть-Добыча»ҖЧҖ хезмәт күрсәтә торган нефть үткәргеч өзелгән. Ягулык авыл хуҗалыгы территорияләренә таралган, -дип хәбәр итә Татарстан буенча Россельхознадзор.
Хезмәт хезмәткәрләре җирнең уңдырышлы катламына китерелгән зыян дәрәҗәсен билгеләү өчен пробалар алганнар. Гаеплеләргә лаборатор нәтиҗәләр алганнан соң җәза бирәчәкләр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Уфа янындагы нефть резервуары шартлау нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Яраланган хезмәткәрләрнең тәненең яртысы янган.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев