Түбән Камада «Нефтехимик» СНТ территориясендә санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чүплек мәйданы 35 кв. м тәшкил иткән. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр башкарма комитетына табигатьне саклау законнары таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү җибәрелгән.
Чыганак: вести татарстан
Нет комментариев