Юл – транспорт һәлакәте кичә 14.30 сәгатьтә Татарстан Республикасының Биектау районында Каменка – Дөбъяз-Олы Әтнә юлында була. Бу хакта район администрациясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
ГАИ мәгълүматлары буенча, Казанга таба хәрәкәт иткән haval йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм Nissan автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелешү нәтиҗәсендә 50 яшьлек Nissan йөртүчесе урында ук үлгән. Haval руле артында булган хатын-кыз җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә «Татаринформ».
Нет комментариев