Ураза вакытында ялгышып ашасаң, нишләргә – имам җавабы
Ураза вакытында ялгыш онытып китеп ашау яки су эчү уразаны бозмый. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, уразаның беренче көннәрендә кайберәүләр онытучанлык аркасында нәрсәдер ашарга яки эчәргә мөмкин, чөнки бу аларның көндәлек тормышында гадәткә кергән.
«Бу очракта авызда калганны төкереп, су йотмыйча авызны чайкап, уразаны дәвам итәргә кирәк», – диде хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев