2025 елда Казанда 14 меңнән артык бала туган. Бу хакта Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау медицина советында аның җитәкчесе Илназ Әхмәдиев хәбәр итте.
"Бала табучы хатын-кызларның уртача яше 29,5 яшь тәшкил итә, бу беренче баласының соңрак тууына Гомумроссия тенденциясенә туры килә. Туучылар санының иң югары күрсәткечләре 25-29 һәм 30-34 яшь төркемнәрендә күзәтелә. 20 яшьтән кечерәк аналар өлеше аз һәм 3% тан да кимрәк", - дип сөйләде ул.
Чыганак:татаринформ.
Нет комментариев