Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Владимир Путин Татарстанның дүрт вәкилен бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм мактаулы исемнәр бирү турындагы указга кул куйды. Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен билгеләп үтелгәннәр арасында Татарстанның берничә вәкиле дә бар.

II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов бүләкләнде.

Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаковка музыкаль сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен “Россиянең халык артисты” исеме бирелде.

“РФ Атказанган җирле үзидарә хезмәткәре” исеменә Әлмәт районы Югары Акташ авыл җирлеге башлыгы Александр Шатунов лаек булды.

Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы каршындагы Юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү идарәсе директоры Эдуард Данилов «РФнең атказанган төзүчесе» исеменә лаек булды.

Чыганак: татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев