Хантавирус кайсы очракта йога ала
Эпидемиолог хантавирус кайсы очракта йога алуын аңлатты.
Хантавирус белән кимерүче хайваннарга кагылып яки аларның тешләве нәтиҗәсендә һәм вирус тузанын сулап авырырга мөмкин. Бу чир якынаю турында шөбһәләр урынсыз, чөнки әлеге вирус безнең якларда очрамый, сүз безнең якларда яшәүче тычканнар турында бармый. Өстәвенә вирус кешедән кешегә бары тик бик тыгыз контакт очрагында гына йогуы ихтимал. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.
Белгеч әйтүенчә, авыру булган очракта да, коронавирус кебек таралуы мөмкин түгел, чөнки табигый резервуар булырга тиеш. Бу очракта резервуар дигәндә кимерүчеләр организмын күздә тотарга кирәк. «Андый төр кимерүчеләр бездә яшәми, шулай булгач, вирусның да кешедән кешегә тиз йогу куркынычы юк», – дип ачыклык кертте Дмитрий Лопушов.
Хантавируслар – вирусларның бер зур төркеме. Ул йогышланудан соң нинди чир килеп чыгуга карап ике төркемгә бүленә. Бу я бөер синдромы белән геморрагик бизгәк яки хантавируслы кардиопульмональ синдром. Ике очракта да тән температурасы күтәрелә, я бөер зыян күрә, кеше кече йомышын үтәгәндә авырту сизә, бөер җитешсезлеге була яки пневмония барлыкка килеп, йөрәккә зыян килергә мөмкин.
«Аргентинадан киткән рейста фәнни максатларда кимерүчеләр яшәгән урыннарны өйрәнергә баручы кешеләр булган. Мөгаен, шунда вирус йоктырганнардыр. Аннары ябык киңлектә чир алга таба таралган, күрәсең. Ире үлгәннән соң, аны авырган чагында тәрбияләгән хатыны да үлеп китә, ягъни тыгыз контакт булган дигән сүз», – дип билгеләп узды Дмитрий Лопушов.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев