Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

ЗАГСның элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинага хөкем карары чыгардылар

Хөкем карары үз көчендә калды.

Татарстан Югары суды ЗАГСның элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина өчен дүрт ел булган шартлы срок калдырды. Исегезгә төшерәбез, аны вазыйфаи вәкаләтләрен арттыру һәм мошенниклык маддәләре буенча гаепләгәннәр иде. 

Прокуратура элегрәк аның өчен алты ел реаль срок рәвешендә җәза сораган иде, ә аннары ведомство апелляция бирде. Шулай ук яклау ягы хөкем ителүчегә 500 мең сумлык штраф түләүне гамәлдән чыгару өчен апелляция биргән. Ләкин ике гариза да суд тарафыннан кире кагылды.

Судта расланганча, Нигъмәтуллина ЗАГС хезмәткәрләреннән язмаларны рус теленә тәрҗемә иткән өчен премияләр җыюны йөкләгән. Моның белән урынбасар Ренат Әхмәтҗанов һәм баш бух Ландыш Шәрәфетдинова шөгыльләнгән. Зыян 16 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Чыганак: кичкеказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев