Бүген 13 март көнне, кырык ел «Большевик» колхозында эшләгән, Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария хезмәткәре Валериан Матвеевич Ивановның туган көне - аңа 80 яшь тулды.
Юбилее уңаеннан бирелгән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаровның бүләген Теләче авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек төлек идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов һәм Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров тапшырды.
Валериан Матвеевич бүген дә актив тормыш алып бара. Үзенең белемен яшьләргә өйрәтә, чаңгыда шуарга, балыкка йөрергә ярата.
Нет комментариев