Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Нурфия Заһретдин кызы инде 35 ел Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли!

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме...

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле.

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Бу һөнәр иясе дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык - аналар сабырлыгына тиң.

Әнә шундый сыйфатларга ия Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Нурфия Заһретдин кызы. Табигате буенча ачык күңелле, мөлаем ханым ул.
Шул мәктәпнең 8 нче сыйныфын тәмамлагач, күңеле тарткан һөнәр иясе булу теләге аны Арча педагогик уку йортына алып килә. Аннан соң ул югары уку йортын да тәмамлый. Нурфия Заһретдин кызы 1982 елда Иске Җөри урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Аның бөтен гомере киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышланган. Ул 35 ел буе балаларга тирән белем бирә. Югары категорияле укытучы исеменә лаек була, Татарстан Республикасы һәм Россия Мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнә мөхтәрәм укытучы Нурфия Заһретдин кызы Дәүләтшина.

Нурфия ханым укытучы гына түгел, ә Илгизенең яраткан тормыш иптәше, балаларының кадерле әнисе, 6 оныгының кадерле әбисе дә. Илгиз белән алар 30 елдан артык күпләрне көнләштерерлек итеп гомер итәләр. Уллары Әнәс, Нияз һәм кызлары Әнисә - өчесе дә, югары белем алып, үз юлларын табып, тормыш корып, балалар үстерәләр. Өч баласы да әнисе юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайладылар.

Нурфия ханым үзенең ике бишлеле гомер бәйрәменә менә шундый бай тормыш, матур хезмәт күрсәткечләре, хезмәттәшләренең зур ихтирамы һәм гаиләсенең кадер-хөрмәте белән килә. Аны шушы бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларының, оныкларының игелеген күреп, тигезлектә гомер итүегезне телибез. Үзеңә генә хас матур сыйфатларың белән безне озак еллар сөендереп эшлә, яшә, Нурфия ханым! Гомер бәйрәмең котлы булсын!

Иске Җөри урта мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X