Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Олы Кибәхуҗа авылыннан 41-нче ел баласы Әсәдуллин Хатыйп абыйның тормыш юлы турында

1941 ел балалары... Аларга ятимлек ачысын да, ачлык-ялангачлыкны да татырга, сабый күңелләрендә сугыш дигән афәт китергән авырлыкларны да күтәрергә туры килгән. Сугыш тәмамлангач, шушы чор балаларының ныгып та җитмәгән җилкәләренә тормыш йөге береккән. 1941 ел балаларының берсе - Әсәдуллин Хатыйп Вәлиулла улы районыбызның Олы Кибәхуҗа авылында гомер итә. Бөек Ватан...

1941 ел балалары... Аларга ятимлек ачысын да, ачлык-ялангачлыкны да татырга, сабый күңелләрендә сугыш дигән афәт китергән авырлыкларны да күтәрергә туры килгән. Сугыш тәмамлангач, шушы чор балаларының ныгып та җитмәгән җилкәләренә тормыш йөге береккән.

1941 ел балаларының берсе - Әсәдуллин Хатыйп Вәлиулла улы районыбызның Олы Кибәхуҗа авылында гомер итә.

Бөек Ватан сугышы башланганда, Хатыйп исемле малайга 3 ай гына була. Әтисе Вәлиулла сугышка киткәндә, әниләре Хәнифә апа ике улын кочаклап ялгыз кала. Бу ялгызлык гомер буена сузыласын әле беркем дә белми. 1943 елда әтиләренең үлгән хәбәре килә, шул елларда 1939 елда туган абыйсы Зөфәрне дә авыру якты дөньядан алып китә.

Хатыйп абый сабый чактан ук кул арасына кереп үсә. Ярдәм итәрдәй кем бар соң? Әнисе дә үзе. Аның турында сөйләгәндә, туганнан бирле хезмәт итә дип әйтсәк тә артык булмас. Яшьтән бик нык кызыксынучан булу, китапларга "ябышып яту" үзенекен итә. Хатыйп абый умартачы да, электр буенча белгеч тә, радио-телевизор төзәтүче дә, кулында балта-пычкы уйнатучы да - кыскасы, җитмеш төрле һөнәр иясе булып таныла. Аң-белемле, ачык күңелле, аралашучан, тәрбияле егет үзенә тиешле һөнәрне дә дөрес сайлый: укытучылыкка китә.

Хатыйп Вәлиулловичны без Казаклар сигезьеллык һәм Кече Кибәхуҗа урта мәктәпләренең хезмәт, физкультура укытучысы итеп беләбез. Аның педагогик стажы - 39 ел.
Хатыйп абыйның остаханәсендә һәрвакыт тәртип иде. Ул елларда хезмәт дәресләре малайлар өчен дә, кызлар өчен дә бертөрле юнәлештә алып барылды. Остаханәдә укучылар пычкы-чүкеч тотарга, кадак кагарга, такта шомартырга, агачтан көндәлек кирәк-яраклары ясарга өйрәнделәр, мәктәптән беренче хезмәт күнекмәләре алып чыгып киттеләр. Еллар үткәч, очрашу кичәләренә килгән элеккеге укучылар, мәктәп остаханәсендә алган хезмәт дәресләре өчен укытучы Хатыйп абыйларына зур рәхмәтләрен җиткерәләр. Араларында шушы күнекмәләре осталыкка әйләнгән төзүчеләр, агач эше осталары да булу - Хатыйп Вәлиулловичның горурлыгы.

Хатыйп абый үткәргән физкультура дәресләрен яратмаган укучылар булдымы икән?! Юктыр! Үз үрнәгендә укытучыбыз безне һәръяклап чыныктырды, физик яктан ныгытты. Солдатларча төз гәүдәле, җитез, физик әзерлекле укытучыбыз безнең белән йөгерде, чаңгыда узышты, турникта тартылды, тимераякта шуды, футбол, волейбол уйнады. Мәктәптә, ул елларда спорт залы булмаса да, физкультура дәресләре тиешле дәрәҗәдә үтте. Һәрвакыт пөхтә киенгән, таләпчән укытучыбыз күңелләрдә якты эз калдырды.

Педагогик хезмәттә уңышларга ирешкән Хатыйп абыйның гаилә тормышы да күпләргә үрнәк.

Хатыйп Вәлиулла улы үзенә тормыш юлдашы итеп, Казаклар авылының иң чибәр, иң акыллы кызын - Рәйсәне сайлый. Рәйсә апа белән Хатыйп абый 47 ел тату-матур гомер иттеләр. Үзләренә лаеклы алмаш - бер кыз, ике ул тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Рушания һәм уллары Марсель әтиләренең юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайладылар. Рушания Хатыйповна бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, тормыш иптәше Азат белән Саба районы Кече Шыңар авылында яши, ике бала тәрбияләп үстерә. Уллары Марсельне без хезмәт юлында шактый зур уңышларга ирешкән кеше буларак беләбез. Хезмәт юлын Кече Кибәхуҗа урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлаган Марсель Хатыйп улы Татарстан Республикасының атказанган тренеры, "Казанга - 1000 ел" медале иясе. Теләче районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, ТР Министрлар Кабинетының Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге дәүләт бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе директоры вазифаларын башкарды, 2015 елның 20 нче декабреннән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында идарә эшләре җитәкчесе итеп билгеләнде. Тормыш иптәше Зөлфия белән бер кыз үстерәләр. Кызлары Руфия дә әти-әнисе юлыннан китте, Казан педагогик көллиятендә белем ала. Хатыйп абыйның уртанчы уллары Алмаз хезмәт юлын хокук саклау органнары белән бәйләде. Отставкадагы майор бүген дә сак хезмәтендә. Резидә ханым белән ике бала үстерделәр. Уллары Илназ әтиләре юлын дәвам итә, кызлары Гөлназ әнисе юлыннан китте - шәфкать туташы.
Шулай балаларга, оныкларга куанып, матур гына яшәп ятканда, шактый еллар Рәйсә апаны аяусыз авыру эзәрлекләде. Хатыйп абый зур хөрмәт һәм сабырлык күрсәтеп, тормыш юлдашын соңгы юлга озатты. Чәчләргә ап-ак булып кырау сарды. Хатыйп абый шаяртып: "Буявы чит илнеке аның, шуңа күрә шулай тигез ак булып төшкән", - дип әйтергә ярата.

Чәчләр агарса да, күңеле көр, йөзе нурлы хезмәт ветеранының.

Гомер йомгагы чираттагы сапламны сүтә. Алдагы көннәрдә дә сәламәтлек, тыныч тормыш, матур киләчәк көтсен Сезне, Хатыйп Вәлиуллович! Туган көнегез белән!

Флүзә Әскарова.
Казаклар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев