Күчмә Кубок Әлмәткә китте
13 февраль көнне, Минзәлә шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган татарча көрәш ярышлары тәмам булды.
Анда районыбыз данын ике команда – Теләче һәм “Теләче – Август” командалары яклады. Теләче командасы командалар беренчелегендә Әлмәт, Чаллы командаларыннан азга гына калышып өченче урынга лаек булды. Бер ел дәвамында безнең районда сакланган Күчмә Кубокны Әлмәт көрәшчеләре алып кайтып киттте.
Нет комментариев