16 май 2018 яңалыклары
-
Казан кешесе үги улын җәберләүдә шикләнелә
Казан кешесе үги улын җәберләүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
-
Алимент түләүдән качкан ирне эте «саткан»
Чувашстанның Кугеси бистәсендә яшәүче, 2015 елдан бирле алимент түләүдән качып йөрүче 44 яшьлек ирне эте «саткан». Моңарчы ул суд приставларыннан гел качып йөргән.
-
Җитәкчеләр дә савап җыя ала
Бик күпләр өчен сынау һәм сыналу ае бу. Ураза тотучылар елдан-ел арта, ифтар вакытларында әби-бабайлар янәшәсендә яшьләрне дә еш очратасың
-
Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы юкка чыгачак
Россия Хөкүмәтендә үзгәрешләр бара. Кайбер министрлыкларның исеме дә үзгәрәчәк, бер министрлыктан ике министрлык та барлыкка киләчәк. Яңа министрлар исә җомга көнне ачыкланыр дип көтелә.
-
Якташыбыз,язучы һәм эшмәкәр Равилә Шәйдуллина әсәрләре буенча фильм төшерәләр
Язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шәйдуллинаның Татарстан Милли китапханәсендә узган иҗат кичәсендә "Үксезләр" әсәре буенча төшерелгән фильмның трейлеры күрсәтелде. Киләчәктә аның тагын берничә әсәренә фильм төшереләчәк.
-
Арча районында коткаручылар Казансу елгасында югалган балыкчы мәетен тапкан
Арча районында 4нче зона коткару отряды коткаручылары 59 яшьлек балыкчы мәетен тапкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Чит ил машинасы дүрт айлык кыз бала булган колясканы бәрдергән
Казанда чит ил машинасы юл кичүендә 4 айлык бала булган колясканы бәрдергән, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясе.
-
Артка чигенгәндә “ГАЗель” таптаган ир-ат үлгән
Казанда артка чигенгәндә “ГАЗель” таптаган ир-ат үлгән, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясе.
-
"Шатлык" балалар бакчасына йөрүчеләр китап белән дуслашты
Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләреннән берсе . ФГОС кагыйдәләрендә дә гаилә тәрбиясенең роле ассызыклана, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән ата-аналар арасында бәйләнеш төп принцибы булып тора.