Россиянең танылган артистлары бертуган Запашныйлар Казанга килергә җыена. Зур Мәскәү циркы һәм бертуган Запашныйлар продюсерлар үзәге "Конструктор" дип исемләнгән шоу-программа тәкъдим итәчәк.
Яңа ел каникулы чорында, төгәлрәге 2016 елның 2-6 гыйнвар көннәрендә, "Татнефть-Арена"да узачак тамаша ерткыч хайваннар чыгышы белән үрелеп барачак. Иллюзионист, акробат, клоун, һава гимнастлары, канатта йөрүчеләр һ.б. Казан...