23 май 2016 яңалыклары
-
23 май 2016 - 12:52Тырыш райондашларыбызны бүләкләделәрШушы көннәрдә район җитәкчелеге берничә райондашыбызга Рәхмәт хатлары һәм Дипломнар тапшырды. Менә ул, бүләк алучылар: Фәнил Нигъмәтҗанов - массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күп еллык һәм намуслы хезмәте өчен "ТАТМЕДИА"ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Коллегабызны тәбриклибез! Без сезнең белән горурланабыз, Фәнил абый! Раил Мараков - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан янгын куркынычсызлыгын...
-
23 май 2016 - 12:4424 май көнне район хакимияте бинасында ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова халыкны кабул итәчәк24 май көнне район хакимияте бинасында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр районыбыз гражданнарын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разыя Габделәхәт кызы Садыйкова кабул итәчәк. Сораулары булган гражданнарга 2-11-89 һәм 2-16-32 телефоннары аша кабул ителүгә алдан язылырга мөмкин.
-
23 май 2016 - 12:04Миңгәр Сабан туеның көне билгеле: батырлар мәйдан сайлыйСаба районы Миңгәр авылында уздырыла торган милли бәйрәм соңгы елларда оештыру дәрәҗәсе буенча кайбер район үзәге Сабан туйларының да борынына чиртә башлады. Тамаша күрү өчен Миңгәргә ерак төбәкләрдән дә киләләр. Миңгәр авылындагы традицион кичке Сабантуй быел 4 июньдә уздырыла. Төп күрке, әлбәттә, милли көрәш булачак. Миңгәр Сабан туе программасына балалар,...
-
23 май 2016 - 11:402016 ел җәе нинди булачак? (ФАРАЗ)Россия Гидрометеорология үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү институтлары, агымдагы елның яз һәм җәй айларында һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын һәм, бәлки, алардан бераз югарырак булачагын фаразлый. Россиядә, гомумән, быелгы җәй һава температурасы һәм дымлылык буенча төрле төбәктә төрлечә үтәчәк. Әйтик, илнең Ауропа өлешендә явым-төшемнәр норма тирәсендә көтелсә дә, гадәттәгедән корырак...
-
23 май 2016 - 11:24Баулы юлындагы һәлакәттә велосипедчы картның гомере өзелгәнЮл-транспорт һәлакәте кичә, 22 майда, көндезге сәгать 2 тулганда була. Баулы - Октябрьский автомобиль юлында велосипедчыны җиңел машина бәрдерә. Баулы районының 39 яшьлек кешесе идарә итүендәге, Октябрьскийдан Баулыга таба хәрәкәт итүче КIA GEED автомобиленең югары тизлектә баруы да әйтелә. Бу хакта җирле ЮХИДИ хезмәткәрләре район матбугатына җиткергән. Велосипедтагы 74 яшьлек...
-
23 май 2016 - 11:12Яшел Үзәндә "права"сыз 17 яшьлек егет скутеры белән бәрелеп үлгәнЯшел Үзән районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Юлда 19 яшьлек егет идарәсендәге ГАЗ-330252 автомобиле INDIGO скутеры белән бәрелешә. Скутер белән Осиново бистәсендә яшәгән 17 яшьлек егет идарә иткән, диелә. Һәлакәт аркасында скутердагы егет урында ук вафат булган. Аның махсус мотошлемсыз һәм "права"сыз булуы хакында әйтелә. Юлларда сак булсак иде!.. Хәсрәт...
-
23 май 2016 - 10:1520-21 май көннәрендә Теләче стадионында “Күн туп” футбол буенча район ярышларының финал этабы уздырылды20-21 май көннәрендә Теләче стадионында 2005-2006, 2003-2004, 2001-2002 елгы малайлар һәм 2001 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында "Күн туп" футбол буенча район ярышларының финал этабы уздырылды. Ярышка 13-14 май көнне Олы Нырсы, Үзәк, Теләче футбол кырларында уздырылган зона турында җиңү яулаган командалар катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 2005-2006 елгы малайлар арасында:...
-
23 май 2016 - 08:0021 май көнне Теләченең яшь көрәшчеләре Икшермәдә узган көрәш ярышларында катнаштылар21 май көнне Саба районы Икшермә мәктәбендә 2000 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашты. Әлеге ярышта «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да бик актив чыгыш ясады. Ярышлар нәтиҗәсе буенча: Зиябиев Ислам(Олы Мәтәска) в вес кат.26 кг-2 место Закиров Асаф (Олы Мәтәскә)...
-
23 май 2016 - 07:50Теләче районында балаларны юл һәлакәтләреннән саклау буенча зур эш башкарылаБалаларның юл һәлакәтләренә эләгүе, травма алулары Россиядә, шул исәптән республикабызда, көн кадагындагы проблема булып кала бирә. Кызганыч, балалар белән бәйле булган юл-транспорт фаҗигалары кимүгә бармый. 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда, быел теркәлгән фаҗигаларның саны 13 кә артык. Әлеге һәлакәтләр нәтиҗәсендә ике бала үлгән, 85е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган....
-
23 май 2016 - 07:37Нәниләрне аварияләрдән ничек сакларга?Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре һаман арта бара. Бактың исә, агымдагы елда җәяүле балалар катнашындагы аварияләр саны аеруча күбәйгән икән... Билгеле булганча, күптән түгел Казанда "Игътибар - балалар!" дип аталган акциягә страт бирелгән иде. Хәзер исә бу чарага Татарстанның район һәм шәһәрләре дә кушылды. Бу аңлашыла да, республикада балалар катнашындагы...
-
23 май 2016 - 07:14Сообщи в ГИС РТ «Народный контроль» о факте незаконного производства алкоголя и получай 1, 2 или 3 тысячи рублейВ условиях сокращения легального рынка алкогольной продукции и возросшим числом отравлений суррогатами большую остроту приобретает проблема свободного оборота спиртосодержащих жидкостей в 100 граммовых флаконах и пятилитровых канистрах, незаконно произведенной алкогольной продукции, в том числе производства Республики Казахстан и другие нарушения в сфере реализации алкогольной и спиртосодержащей продукции: продажа алкогольной продукции...