Теләче Информ

30 июнь 2016 яңалыклары

  • 30 июнь 2016 - 12:45
    Бердәм Дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле: саннар ни сөйли?
    XI сыйныфларның күпчелеге өчен "тапшыра алырмынмы-юкмы" дип ел буе куркытып торган имтиханнар инде артта калды. Һәр укучы, булдыра алганча, уку дәверендә үзләштергәннәрен күрсәтте һәм лаеклы балларын алды. Мәктәпләр чыгарылыш кичәләре гөрләтеп, 11 ел буе тәрбияләп үстергән кошчыкларын олы тормышка очырды. Хәзер инде кичәге мәктәп укучыларына, бүгенге абитуриентларга үз мөмкинлекләреңне чамалап,...
    841
    0
    0
  • 30 июнь 2016 - 12:23
    28 һәм 29 июнь көннәрендә "Туган авыл" кафесында район күләм ифтар мәҗлесләре булып узды
    - Рамазан аеның соңгы көннәре бара. Соңгы ун көн аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу ай ахырында истәлекле көннәр бар. Рамазанның 21 нче көнне бөтен дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Фәтех Мәккә көне Ислам динендә ялганның җиңелүе, хакыйкәтьнең җиңү көне булып тора. Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә бик...
    1239
    0
    0
  • 30 июнь 2016 - 11:29
    Кукмара районында бер кеше суга батып үлгән
    Кичә, 29 июньдә, коткаручылар Кукмара районы Иске Юмья авылы янындагы буадан 1981 елгы ир-атның үле гәүдәсен табып ала. Ул 28 июньдә юкка чыккан була. "1981 елгы ир-атның мәете судан чыгарылды һәм хокук саклау органнарына тапшырылды. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана", - диелә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми...
    645
    0
    0
  • 30 июнь 2016 - 11:18
    Казанда 3 җәяүлене машина бәрдергән
    Узган тәүлектә Казанда барлыгы 175 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәт җәяүлеләрне дә читләп үтмәгән. Кичә, 29 июньдә, Казанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 3 очрагы теркәлгән. Әйтик, 10:25 сәгатьтә 25 яшьлек ир-ат идарә итүендәге Volkswagen автомобиле сәүдә үзәгенең парковкасы буйлап җилдергәндә 63 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле тән җәрәхәтләре ала - башы белән бәрелә, кул-аяклары...
    503
    0
    0
  • 30 июнь 2016 - 11:13
    "Рубин" футбол клубы 25 яшьлек испан уенчысы, ярымсакчы Самуэль Гарсия белән килешү төзеде
    "Рубин" футбол клубы 25 яшьлек испан уенчысы, ярымсакчы Самуэль Гарсия белән килешү төзеде. Ул 77 нче сан астында чыгыш ясаячак. - "Рубин"га күченүем - аңлы рәвештә ясалган адым, - диде Самуэль Гарсия. - Тренерлар штабы белән танышмын. Клуб җитәкчелеге, инфраструктура белән дә таныштым. Россия чемпионатында яхшы командалар күп булуын да...
    1564
    0
    0
  • 30 июнь 2016 - 08:18
    Ачык һавада кино карарга "Казан" гаилә үзәгенә килегез
    "Казан" гаилә үзәге ачык һавада кино күрсәтә башлый. 2 июльдә елның беренче кинокуелышын тамаша кыла алачакбыз. Кичке сәгать 8 дә Казан халкы һәм аның кунакларына "О чем говорят мужчины" дип исемләнгән Россия фильмын тәкъдим итәчәкләр. Романтик комедиядә баш рольләрне - Леонид Барац, Александр Демидов, Камил Ларин, Ростислав Хаит башкара. Интертат
    542
    0
    0
  • 30 июнь 2016 - 07:45
    Рөстәм Миңнеханов Төркия халкының кайгысын уртаклашты
    Рөстәм Миңнеханов Истанбулда "Ататөрк" халыкара аэропортындагы һөҗүм аркасында кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде. Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым әфәндегә һәм Истанбул мэры Кадыйр Топбашка 2016 елның 28 июнендә Истанбулда «Ататөрк» халыкара аэропортындагы һөҗүм аркасында бик күп кеше һәлак булуга бәйле...
    574
    0
    0
Реклама