Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов Төркия халкының кайгысын уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов Истанбулда "Ататөрк" халыкара аэропортындагы һөҗүм аркасында кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде. Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым әфәндегә һәм Истанбул мэры Кадыйр Топбашка 2016 елның 28 июнендә Истанбулда «Ататөрк» халыкара аэропортындагы һөҗүм аркасында бик күп кеше һәлак булуга бәйле...

Рөстәм Миңнеханов Истанбулда "Ататөрк" халыкара аэропортындагы һөҗүм аркасында кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым әфәндегә һәм Истанбул мэры Кадыйр Топбашка 2016 елның 28 июнендә Истанбулда «Ататөрк» халыкара аэропортындагы һөҗүм аркасында бик күп кеше һәлак булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашу белдерде.

"Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән, Истанбул шәһәренең "Ататөрк" халыкара аэропортындагы һөҗүм аркасында бик күп кеше һәлак булуга бәйле рәвештә, Төркия халкының кайгысын уртаклашам, - диелә Рөстәм Миңнеханов исемннән җибәрелгән телеграммада. - Бу коточкыч җинаятьнең кешелексезлеге йөрәкләрне тетрәндерә, шундый җинаять кылганнар һичшиксез җәзасын алырга тиеш. Без Төркия халкы белән бергә бу авыр хәсрәт ачысын уртаклашабыз, гаепсез кешеләрнең һәлак булуына кайгырабыз, бу рәхимсез фаҗигадә зыян күргәннәрнең туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашу сүзләрен тапшыруыгызны үтенәбез. Төркиянең барлык гражданнарына бу авыр көннәрдә күркәм сабырлык телибез".

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефоннан сөйләшкәндә, Истанбул аэропортындагы террористик акт аркасында күпләгән кешеләр һәлак булуга рәвештә, һәлак булганнар гаиләләренең кайгыларын уртаклашуын белдергән һәм зыян күргәннәргә тизрәк савыгуларын теләгән иде.

Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым әфәндегә кайгы телеграммасын Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев та юллаган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X