Теләче Информ

9 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 9 ноябрь 2016 - 12:20
    Галимнәр Россиядә грипп эпидемиясенең кайчан башланачагын әйттеләр
    Россиядә быелгы сезонда грипп эпидемиясе, былтыргы белән чагыштырганда, бераз түбәнрәк булыр дип көтелә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының этиология һәм эпидемиология бүлеге мөдире Дарья Даниленко ТАСС агентлыгына интервьюсында шулай дип белдергән. Эксперт фикеренчә, былтыр илдә пандемик (А) грипп буенча авыр сезон булган. В гриппы актив рәвештә хакимлек иткән, А (Гонк Конг)...
    1096
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 12:08
    “Үзгәреш җиле”нең йомгаклау концертлары сериясен 2017 елның язында кабатлыйлар
    "Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленә карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын һәм концертны кабат күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күплеген исәпкә алып, фестиваль җитәкчелеге аның лауреатлары йомгаклау концертларын 2017 елның язында күрсәтү мөмкинлеген карый. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына бу хакта үз чыганакларыннан билгеле булды. Казанда 5 һәм 6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт...
    926
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 11:57
    Грипп "эләктермәс" өчен борын куышлыгын чиста тотыгыз - табиб Гүзәл Сәгыйтова
    Татарстанда грипп белән авыручылар санының 2017 елның гыйнвар уртасында артуы көтелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйткән иде. Белгечләр грипп һәм кискен респиратор инфекцияләрне кисәтү чараларын кулланырга киңәш итә. "Татар-информ"...
    877
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 11:51
    Татарстанда халыкның 33,4 проценты гриппка каршы прививка ясаткан
    Татарстанда гриппка каршы прививкалар ясау дәвам итә. 8 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада быелгы сезонда халыкның 33,4 проценты, ягъни 1 286 923 кеше гриппка каршы вакцинация үткән. Бу хакта Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә. Прививка ясаткан кешеләрнең 82,6 процентына (1...
    823
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 10:58
    Зөлфирә Шәйдуллина белән эксклюзив ӘҢГӘМӘ
    Хөрмәтле дуслар, сезнең игътибарга безнең якташыбыз, горурлыгыбыз, татар дөньясында танылып килүче яшь, талантлы җырчы Зөлфирә Шәйдуллина белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Быел Зөлфирә Рифат Зарипов труппасында гастрольләрдә йөри. Сүзебез шул турыда, Зөлфирәнең алга таба планнары турыда барыр. - Сәлам, Зөлфирә! Быел без синең Рифат Зарипов труппасында гастрольләрдә йөргәнеңне күрдек. Рифат командасына...
    1322
    0
    1
  • 9 ноябрь 2016 - 08:39
    Теләченең беренче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары“Кояшкай” балалар бакчасында кунакта булып кайттылар
    Бүген, 9 нчы ноябрь көнне, Теләченең беренче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләре белән берлектә,"Кояшкай" балалар бакчасында кунакта булып кайттылар. Алар үзләренең яшьтәшләренә татар халкының "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, татар һәм рус телендә күмәк җырларын башкардылар, биеделәр. Балалар татар халкының милли уеннарын, җырларын чын актерлар шикелле күрсәтә алдылар....
    1737
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 08:34
    Татарстанда трактор күпердән егылып төшеп, елгада баткан – фото
    Татарстанның Алексеевск районында трактор боз астына төшкән, дип хәбәр итә районның "Заря" газетасы. Бу хәл 8 ноябрьдә көндез Урта Тәгәнәле авылында була. Күпердән барганда трактор йөртүчесе идарәне югалтып, Шонталы елгасына егылып төшә. Тракторчыга зыян килмәгән. Татар-информ
    631
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 08:27
    Айгөл Рәхимова татар эстрадасыннан канәгать түгел
    Игътибар иткәнсездер, соңгы вакытта Айгөл Рәхимованың чыгышлары сирәгәйде, яңа җырлары яңгырамый, яңа клиплары да күренми. Кайберәүләр "Айгөл иҗатны ташлаган", дип тә сөйләнә башлады. Intertat.ru укучылар бу хакта кызыксынып безнең белән элемтәгә керде: "Айгөл Рәхимова яраткан тамашачысын кайчан яңа җырлары белән сөендерәчәк?" - Яңа җырлар да, клиплар да булачак. Әмма хәзер...
    726
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 06:19
    30 октябрь - 6 ноябрь көннәренә Теләче районы буенча полиция көндәлеге
    30 октябрь көнне район полиция бүлегенә хәбәрләр кермәгән. 1 ноябрь көнне М7 "Волга" трассасында "ВАЗ-2121" автомобиле хуҗасының начар сыйфатлы тәрәзә чистарта торган сыеклык сатып торуы турында хәбәр керә. Полиция хезмәткәрләре урынга килгәндә сатучы киткән була инде. Шул ук көнне Үзәк бистәсендә яшәүче 1994 елгы хатын-кыз әнисе белән сүзгә килә һәм...
    279
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 06:00
    Финанс министрлыгы ОСАГОны реформалаштырырга җыена
    Россия Финанс министрлыгы ОСАГО турындагы законга сизелерлек үзгәрешләр кертергә җыена. Аерым алганда, ведомство полис бәясен автомобильгә түгел, ә машина йөртүчегә бәйләргә тәкъдим итә. Бу хакта бүген "Ведомости" яза. Басма мәгълүматлары буенча, Дәүләт Думасы министрлык тәкъдим иткән төзәтмәләрне яз көне караячак. Хәзер ОСАГО бәясе төбәк, машина йөртүченең яше һәм стажы, машина...
    678
    0
    0
Реклама