Теләче Информ

2 декабрь 2016 яңалыклары

  • 2 декабрь 2016 - 17:50
    Район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен матур чара үткәрелде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    Бүген, 2 декабрь көнне, район мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан чара узды. Әлеге чарага мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз килде. Чара барышында балаларны район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре төрледән- төрле кызыклы уеннарда уйнатты. Күмәк уеннарда сабыйлар бик теләп катнашты. Шулай ук бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына Кар Кызы белән Кыш Бабай...
    472
    0
    0
  • 2 декабрь 2016 - 12:01
    Бөгелмәдә яралы табиб комадагы пациентны Казанга илтүче вертолетка кадәр илтеп тапшыра
    Кичә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә реанимобиль һәм "Тойота" автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә "Бөгелмә авазы" газетасы. Угар газы белән агуланган, комада ятучы 18 яшьлек егетне санитар авиациясе ярдәмендә Казанга, Республика клиник хастаханәсенә озатырга тиеш булганнар. Ике табиб, фельдшер һәм практика узучы студент пациентны реанимобильдә вертолет төшәчәк урынга илтергә...
    1023
    0
    0
  • 2 декабрь 2016 - 11:45
    Теләчедә эшмәкәрләр һәм укучы яшьләр өчен "Бизнес-десант" дип исемләнгән семинар үткәрелде
    2 декабрь көнне район хакимиятенең утырышлар залында муниципаль район башкарма комитеты белән ТР Икътисад министрлыгы белгечләре тарафыннан эшмәкәрләр һәм укучы яшьләр өчен "Бизнес-десант" дип исемләнгән семинар үткәрелде. Чарада бизнес-тренерлардан, уңышлы эшмәкәрләрдән, тәҗрибәле юристлардан, салым органнары һәм шулай ук ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге белгечләреннән торган команда катнашты һәм чыгыш ясады....
    384
    0
    0
  • 2 декабрь 2016 - 11:20
    29 ноябрь көнне Алан урта мәктәбендә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшче төркеменең күчмә утырышы булып үтте
    29 ноябрь көнне Алан урта мәктәбендә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшче төркеменең күчмә утырышы булып үтте. Утырышны район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Рим Сөнгатуллин алып барды. Балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспектор Резеда Нәҗмиева үзенең чыгышында республика һәм район буенча балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр белән таныштырды, законнарның...
    855
    0
    0
  • 2 декабрь 2016 - 10:39
    Җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтендәге ремонт эшләренең барышы белән танышабыз
    Районыбыз хуҗалыкларында бүген төп игътибар терлекчелек тармагына һәм техника ремонтына юнәлтелгән. Өченче көн мин җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәтендәге ремонт эшләре белән танышып кайттым. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, биредә тырмаларны һәм тырма тага торган җайланмаларны дәүләт стандартларына туры китереп ремонтлап куйганнар. Искергән тырма тешләренең 30%ын яңартуга ирешә алганнар. Ширкәтнең баш агрономы...
    864
    0
    0
  • 2 декабрь 2016 - 08:55
    Әниләр көне уңаеннан инвалид һәм ятим бала тәрбияләүче 10 ана бәйрәм кичәсендә хөрмәтләнде
    2016 елның 28 нче ноябрь көнне "Родник" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Әниләр көне уңаеннан оештырылучы чарага баруның инициаторы һәм озата баручысы булды. Әлеге чарага инвалид һәм ятим бала тәрбияләүче 10 ана чакырулы иде. Республиканың "Наз" хәйрия фонды әниләрне котлар өчен бәйрәм чәй табыны оештырган иде. Чәй өстәле артында...
    499
    0
    0
  • 2 декабрь 2016 - 08:14
    Теләче мәктәбе янындагы хоккей тартмасын ябулы мәйданчык итеп үзгәртеп төзү эшләре башланды
    Ниһаять, кыш килде. Хоккей тартмаларында җанлану башланды. Бу атнадан башлап, авылларыбызда хоккей тартмаларында малайлар алка сугарга керештеләр. Хоккей түгәргенә йөрүче малайлардан тыш, тимераякта йөрергә теләге булган һәркем шунда барып бозда шуа ала. Ә Теләче бозында кичәдән башлап, демонтаж эшләре башланды. Анда ябулы хоккей мәйданчыгы төзеләчәк. Әлеге фотоларда сез район электр...
    426
    0
    0
  • 2 декабрь 2016 - 07:25
    Бу кызык: Салаватның "Салкын чәй" җырын окестр башкара (ВИДЕО)
    Салават Фәтхетдинов башкара торган "Салкын чәй" җыры барыбызга да таныш. Рәсәй күләмендә танылып килүче "Русский стиль" фольклор оркестры әлеге җырның көен уйнап күрсәткән: Әлеге оркестр төрле уен коралларын кулланып танылган җырчыларның хит җырларының көйләрен уйнап күрсәтә. Алар еш кына уен коралларыннан тыш тавыш чыгара торган теләсә нинди әйбер - пычкылар,...
    1115
    0
    0
  • 2 декабрь 2016 - 07:05
    Салават Фәтхетдинов: Әбиләребезгә дә татар моңы кирәкми, аларга да Элвин Грей кирәк
    "Без, ниһаять, татар кызларын киендерә башладык. Чишенеп беткәннәр иде бит, аз гына калган иде. Кемдер аларны чишендерде... "Нәрсә карап торасың, канәгатьме син моңа?" дип моның өчен миңа ике президенттан да эләкте. Шуңа күрә бу минем бурычым", диде жюри рәисе, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов кичә Татарстан Республикасы...
    1075
    0
    0
  • 2 декабрь 2016 - 06:29
    2017 елда нинди икътисади үзгәрешләр булыр?
    Яңа ел якынлашканда киләчәккә планнар корырга яраталар. Тик монда барыбызның да икътисадка бәйле булуын онытмаска кирәк. Чөнки 2017 елдагы икътисади вәзгыять халыкның планнарын төптән үзгәртергә мөмкин. Әнә бит, 2016 елда да кешеләр отпуск вакытында чит илдә ял итәсе урында, җыйган акчаларына фатир сатып алды. ДОЛЛАР НИШЛӘР? 2014 ел ахырында долларның...
    737
    0
    0
  • 2 декабрь 2016 - 06:20
    Фирзәр Мортазинның кызы Чулпан кая югалды?
    «Туган көн гомер бәйрәме, туган көн изге көн ул» дип җырлаучы Чулпан Мортазинаны күпләрегез хәтерлидер. «Мин гаепле түгел», «Яраланган йөрәк» кебек хит җырлары белән тамашачыга танылган Чулпан көннәрдән бер көнне юкка чыкты. Танылган композитор Фирзәр Мортазинның кызына эстрада светофорының яшел утларын гына фаразлаучыларның өметен акламады. Ул инде сәхнә белән арасын...
    1190
    0
    1
Реклама