Теләче Информ

3 август 2017 яңалыклары

  • 3 август 2017 - 22:08
    Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында чыгыш ясады 03.08.2017
    Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында катнаша. Утырышта Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Хәерле көн, хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар! Сезне чын күңелдән Казан шәһәрендә сәламлим! Дөньяның төрле почмакларында, Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәүче татарлар өчен бүгенге көн аеруча мөһим....
    713
    0
    0
  • 3 август 2017 - 22:03
    Туган телебезне саклауга барлык милләтләргә дә кагыла
    Хөрмәтле милләттәшләр-ватандашлар! Мөхтәрәм кунаклар! Уважаемые делегаты! Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Бүген мин безнең барыбызны да 25 еллык катлаулы юлны узып, икътисади һәм сәяси каршылыкларны җиңә-җиңә, югалмыйча-таралмыйча алтынчы съездга җыелышуыбыз белән ихлас күңелдән котлыйм! Милли тарихыбызда беренче тапкыр татарларның бөтендөнья иҗтимагый оешмасы барлыкка килде. Узган 25 ел эчендә Бөтендөнья татар конгрессы, аның...
    711
    0
    0
  • 3 август 2017 - 12:26
    Казанда бер билет белән берничә автобуста йөреп булачак
    Җәмәгать транспортының маршрут схемасы күпләрдә ризасызлык уята. Казанда халык, автобуслар йөрешен үзгәртергә кирәк, дип, шәһәр мэриясенә дә еш мөрәҗәгать итә. Казанга килгән авыл халкы өчен дә аңлаешлы, тиешле урынга тиз алып барып җиткерә торган маршрутлар кирәк. Ниһаять, киләсе елның 1 маеннан Казанда җәмәгать транспорты яңача йөри башлаячак. «Барлык халыкның да...
    656
    0
    0
  • 3 август 2017 - 11:20
    Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: «Телебезне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, халкыбызның киләчәктәге урыны бары тик бездән тора»
    атарстан Республикасы Президенты Рөстәм МИҢНЕХАНОВның Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында чыгышы. Хәерле көн, хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар! Сезне чын күңелдән Казан шәһәрендә сәламлим. Дөньяның төрле почмакларында, Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәүче татарлар өчен бүгенге көн аеруча мөһим. Конгрессның һәр съезды - көтеп алынган тарихи вакыйга. Әлеге съезд Бөтендөнья татар конгрессының...
    621
    0
    0
  • 3 август 2017 - 10:51
    Бал корты чакса нишләргә?
    Бал суырту чоры башланды дияргә була. Нектар җыйган бал кортларын кәнфит, кайнатма, җиләк-җимешнең баллы исләре җәлеп итә. Кешедәге хушбуй, крем, дезодорант, шулай ук спирт исенә дә сизгер алар. Әллә кайдан сизеп, секунд эчендә чагып та китәргә күп сорап тормыйлар. Корт чаккан урын, гадәттә, шешеп чыга, кычыта. Ә кайберәүләрнең исә хәлләре...
    1781
    0
    0
  • 3 август 2017 - 08:44
    Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Китап укып – дөнья ачабыз” исемле китап күргәзмәсе эшләнде.
    Һәр китап - ул яңа ачылышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр. Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз. Мондый күргәзмәләр китапханәдә даими рәвештә эшләнелә һәм яңа кайткан китаплар белән дә даими таныштырып барыла.Чөнки кеше язмышында китап зур урын тота. Китап- белем чишмәсе, китап язма тарих,...
    504
    0
    0
  • 3 август 2017 - 08:36
    Дөньяның танылган татар рәссамнары иҗаты татар конгрессы съездында тәкъдим ителде
    Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышы дөньяның күренекле татар рәссамнары күргәзмәсен ачу белән башланды. Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры фойесында Үзбәкстаннан Таир Шәрипов, Франциядән Ринат Акимов, Казахстаннан танылган "Сөембикә ханбикә" портретын иҗат иткән Камил Муллашев, Россиянең Санкт-Петербург шәһәреннән Елена Сайитбагина, Татарстаннан Анастасия Шамова хезмәтләре...
    787
    0
    0
  • 3 август 2017 - 08:08
    Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучыларны сәламләде
    Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кунаклары һәм делегатларына телеграмма юллаган. Аны форумда катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укып үтте. Бу минутларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында съездның пленар утырышы уза. "Сезне Бөтендөнья татар конгрессының...
    779
    0
    0
  • 3 август 2017 - 07:32
    Хәтер яхшырту ысуллары
    1. Алфавит тәртибендә һәр хәрефкә бер сүз уйлагыз. 2. 10 яисә 20хатын-кыз исемен янәшәсенә тәртип саны куеп әйтеп чыгыгыз. (Алсу -1, Бәрия - 2...) Бу күнегүне ирләр исеме белән дә башкарып була. Аннары шуларны яңадан кабатлап чыгыгыз. 3 Җиләк-җимеш, яшелчә исемнәрен алфавит тәртибендә әйтегез (алма, баклажан, виноград...) Шул ук тәртиптә...
    1141
    0
    0
  • 3 август 2017 - 07:06
    Ташкабактан "Жульен"
    Ташкабакны 2 см итеп боҗралап турыйм. Кабыгын әрчем эчендәге орлыкларын чистартыпм тозлы кайнап торган суга салып, 2-3 минут тотып алам. Пергамент җәйгән табага тезәм. Шуның уртасына тәмлеткечләр белән болгатылган фарш салып чыгам. Аннан шампиньон гөмбәсен телемләп төзәм. Өстенә уган кишер, суган салам. Тоз, борыч сибәм. Мичкә куеп пешерәм. Сусыл телеңне...
    693
    0
    0
  • 3 август 2017 - 06:55
    Татар теле башка фәннәре үзләштерүгә комачауламый – Самараның "Яктылык" мәктәбе директоры
    Самара шәһәре "Яктылык" татар мәктәбендә теләге булган барлык кешене кабул итү өчен урын җитми. Әлеге проблеманы кичә, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында, "Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы" секция утырышында мәктәп директоры Радик Газизов күтәрде. "Самара шәһәрендә менә инде 20 ел "Яктылык" татар мәктәбе эшләп килә....
    740
    0
    0
  • 3 август 2017 - 06:19
    Теләче кызы Мэхмутова Дилэрэ "Күчтәнәч"тә кунакта
    Телэче сэнгать мэктэбенен театр булегенэ йоруче Мэхмутова Дилэрэ ( житэчесе Муталлапова Г.Р.) ТНВ-Планета һәм ТНВ-Татарстан каналларында татар телендә чыгучы балалар тапшыруы "Кучтэнэч"тэ кунак булып кайтты. Тапшыруны 7 хэм 14 август коннэрендэ 15.00ч хэм 20.15 сэгатьлэрендэ карый аласыз.
    554
    0
    0
  • 3 август 2017 - 06:15
    Көннең икенче яртысында Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көннең икенче яртысында республикада һава торышы бозылырга мөмкин. Көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 15-20 метрга җитеп, кыска вакытка көчәюе фаразлана. Көндезге максималь һава температурасы бүген +25..+30 градус булачак. Татар...
    783
    0
    0
  • 3 август 2017 - 06:09
    Теләче районы өчен август аена намаз вакытлары
    Намаз вакытлары Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы 1 02.13 03.43 12.00 17.09 19.46 21.16 2 02.15 03.45 12.00 17.08 19.44 21.14 3 02.17 03.47 12.00 17.06 19.42 21.12 4 02.18 03.48 12.00 17.05 19.40 21.10 5 02.20 03.50 12.00 17.04 19.37 21.07...
    1041
    0
    1
  • 3 август 2017 - 06:03
    Укучыларыбыз иҗаты: Аянычлы демографик хәл
    Имин дөньяда яшәсәк тә, бүген илебездә үлүчеләр саны артып киткән. Күп кенә илләрдә бу мәсьәлә җитди проблемага әйләнеп, тиз арада чаралар күреп, хәл итүне таләп итә. Көчле икътисадка ия илләр, барлык чараларны да күрергә омтылып, үз халыкларын бар нәрсә белән дә тәэмин итәргә тырышалар. Бу юнәлештән тайпылмау өчен һәр дәүләт...
    2018
    0
    0
Реклама