Прививка ясатмаган студентларны дәрескә кертмәячәкләр?
Коронавирус йоктыручылар саны арту сәбәпле, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе югары уку йортлары ректорлары советы яңа уку елында башкала югары уку йортларына бары тик вакцинация узган яки антитәнчекләре булу, шулай ук прививка ясатмау турында медицина белешмәсе булган студентларны гына дәресләргә кертергә тәкъдим итте.