Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баш авыртса, даруга ябышма

"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан алынды

Кинәт баш авырта башласа, тизрәк баш киемен салырга кирәк.
Алай эшләсәң, кан тамырларына басым кими, кислород яхшырак үтеп керә башлый.

1 стакан җылы су эчеп кую файдалы булыр – ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыеклатыр.

Авырту һаман да кимемәсә, күзне йомып, берни турында уйламыйча, тыныч кына ятып торырга кирәк. Яткан килеш бармакларга, чигә һәм ике колакка массаж ясарга була.

Авырту бер дә басылмаса, дару эчәргә ашыкмагыз, болай эшләп карагыз:

*Лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп торыгыз.

*1 стакан җылы суга 1 лимон согын сыгып эчегез.

*Атнага бер тапкыр булса да кәбестә согы эчү баш авыртуыннан саклый.

Чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп тору да булышыр.


Ш. Хәлимова.  Питрәч.

********
"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының 2017 елгы архив саннарыннан алынды.

akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев