Борычлы май буыннар сызлауны баса
Радикулит, ревматизм интектергәндә, буыннар сызлаганда, борычлы май белән дәвалану нәтиҗәле
200 грамм үсемлек маена 2 аш кашыгы төелгән кара борыч кушып, сүлпән утта кайнатып чыгарыгыз. 5-6 минут кайнаткач, сүндереп, суытыгыз. Суыткычта саклагыз. Кулланыр алдыннан кирәк кадәрен генә бераз җылытып, авырт¬кан урынга сеңеп беткәнче ышкыгыз. Җылы тукыма белән урап, бер-ике сәгать тотыгыз. Бик яндыра башласа, тирене үсемлек маенда чылатылган мамык тампон белән чистартыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев