Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

"Чехословацкий" аш Чехия кухнясыннан

Куе аш икәнен алдан язып куябыз. Чехларның барлык ашлары да куе ди.

Ингредиентлары:

0,5 кг фаршка
0,5 кг кәбестә,
2 уртача башлы суган,
2 уртача кишер,
2 болгар борычы,
2 помидор,
2 бәрәңге (ошатмаган кешегә бәрәңге кушмаска да мөмкин),
Яшеллек,
1 бал кашыгы шикәр,
1 аш кашыгы лимон согы,
2 л су (сыеграк аш пешерәсегез килсә, суның күләмен арттырасыз),
Көнбагыш мае, тоз, борыч, лавр яфрагы.

Кәбестәне шинковать итәбез, помидор, бәрәңге, борычны озынча, суганны шакмаклап турыйбыз. Кишерне эре кыргычтан уабыз.

Табаны майлап, суганны кыздырабыз. Кәстрүлдә суны кайнарга куябыз. Суган алтынсу төскә кергәндә табага тоз һәм борыч белән болгатылган фаршны өстибез. Фаршны кыздырып җибәреп, капкач ябып үз согында пешерәбез.

Кәстрүлдә су кайнап чыккач, кишер, борыч, помидор, бәрәңге, кәбестәне барысын бергә салабыз, тоз өстибез. Тозны берьюлы күп салмагыз. Чөнки фаршны да тозладык. Фаршны кушкач, тәмен тикшерергә була.

Яшелчәләр кайнап чыккач, аларга борыч сибәбез, лавр яфрагы салабыз һәм 15-20 минут салмак утта капкач каплап пешерәбез.

Яшелчәләр пешкәч аларга кызган фаршны салабыз, лимон согы өстәп болгатабыз. Аш әзер! Яшеллек белән бизибез.

Тәмле булсын!

Автор: Илүзә Шавалиева (https://www.instagram.com/iluza_shaval/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев