Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дөрес юыгыз!

Пәрдәләр – теләсә кайсы йорт, фатир, бүлмәнең аерылгысыз бизәге. Бүген кибетләрдә пәрдәләрнең бихисап күп төрләре бар. Әмма нинди генә булмасын, аларның барысын да чистартып торырга кирәк.


* Суга салганчы, беренче эш итеп, пәрдәләрне яхшылап кагарга кирәк (моның өчен урам яки балконга чыксагыз яхшырак);

 

* Юар алдыннан, пәрдәләрне, һичшиксез, чиста яки порошоклы суга салып торыгыз (кайвакытта суны ике яисә хәтта өчәр тапкыр алыштырырга да туры килергә мөмкин, бу пәрдәләрнең пычрану дәрәҗәсеннән тора);

 

* Юып бетергәч, пәрдәне кул белән җиңелчә генә сыгарга, суның агып беткәнен көтәргә кирәк;

 

* Юар алдыннан тапларны аерым чистартырга кирәк. Моның өчен һәр тукыманың үз чарасы бар. Автомат машинада юарга ярамый торган пәрдәләрне башта тузан суырткыч белән чистартып карарга мөмкин. Щетка яки өс киеменнән тузан җыя торган валик кулланырга да ярый;

 

* Майлы таплар белән көрәштә чистарту сыекчасы салынган җылы су ярдәмгә килер. Поролон губканы, башта порошоклы суда юешләтеп тапка сыларга, аннары, чиста суга манып, күбекләрне юып төшерергә кирәк. Ахырдан юеш тапны фен белән киптерергә. Кипкәч, тукыма үз формасын югалтса, шул җирне пар белән үтүкләргә;

 

* Җеп формасындагы пәр­дә­ләрне машинага салып юганчы, тар тасма белән бәйләргә яисә үрергә кирәк (мондый пәрдәләрне нәзакәтле режимда юалар);

 

* Тафта, органза, ефәк һәм атлас пәрдәләрне башта салкын суда чылатып, тузаннан арындырырга кирәк. Суны берничә тапкыр алыштырырга да туры килергә мөмкин. Машинада юып, юка тукыманы бозам дип курыксагыз, 30 градустан та кайнар булмаган суда кул белән юыгыз. Машинада нәзакәтле режим булса, автомат сыгу функциясен сүндереп, анда юсагыз да була;

 

* Киҗе-мамык челтәр саргайса, аны башта 1 аш кашыгы нашатырь һәм 2 аш кашыгы 3 процентлы водород перекисе кушылган кайнар суда чылатырга кирәк. Шуннан соң чиста суда чайкап алып, элеп кую җитә. Шулай ук юганчы тозлы суда (бер литр суга 1 аш кашыгы тоз) тотсагыз да, челтәрнең аклыгы кайтыр;

 

* Атлас пәрдәләрнең төсен яңарту өчен юганнан соң аш серкәсе салынган суда чайкарга кирәк;

* Бәрхет пәрдәләрнең башта йомшак щетка белән тузанын чистартырга, аннары, бензинда чылатылган чүпрәк белән сөртергә кирәк. Кипкәннән соң кабат йомшак щетка, аннары, бензин урынына, спиртта чылатылган чүпрәк белән сөртсәгез – пәрдәләрегез күзгә күренеп чистарыр. Бәрхетне сул ягы белән, 30 градус җылы суда юалар. Тукыманы ышкырга, бөкләп сыгарга ярамый.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев