Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ГӨРЕҖДӘ ТОЗЛАУ

Гөреҗдәне (груздь) туфрак, үләннән яхшылап чистартырга. Әчесе чыксын өчен, 16 сәгатькә салкын суга салып торырга. Суын берничә тапкыр алыштырырга кирәк.

Аннан тозлы суга салып, бер тапкыр кайнатып алырга һәм суын саркытырга.
Эрерәк гөмбәләрне берничәгә кискәләргә. Ул арада плитәдә тозлык кайный. Тозлык 1 л суга 2 аш кашыгы тоз кушып ясала. Миңа
5 л тозлык кирәк булды. Тозлыкка гөмбәләрне салып, 20 минут кайнатырга. Кайнар килеш чиста банкаларга тутырып, капкач белән ябып, салкын урынга куярга.
Тозланган гөмбәне салкынча караңгы урында сакларга. Табынга суган, сарымсак өстәп, үсемлек мае белән болгатып бирсәгез, аеруча тәмле була.
Зилә ИДРИСОВА, Башкортстан, Кушнаренко районы Иске Кормаш авылы.

ГӨМБӘ МАРИНАДЛАУ
Чистартылган гөмбәгә су салып, пешерергә куярга, су кайнап чыгу белән тоз салырга. 30-40 минут чамасы пешергәннән соң, суын түгеп, салкын су белән чайкатырга һәм саркытырга.
Маринад: 1 л суга 8 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе, 2 аш кашыгы өеп шикәр комы,
1 аш кашыгы өеп тоз, 1 лавр яфрагы, 4 хуш исле борыч, 4 түгәрәк кара борыч, 3 канәфер.
Маринад кайнап чыгуга, гөмбәләрне салырга, 15 минутлап кайнатырга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябарга.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев