Кабачкидан икра
Файдалы киңәшләр

Кабачкидан икра

Кирәк булачак: 3 кг кабачки, 200 грамм көнбагыш мае, 100 грамм шикәр комы, 1 аш калагы тоз, 250 грамм майонез, 10 тырнак сарымсак, 500 грамм томат пастасы.

Кабачкины иттарткычтан чыгарып, май, шикәр комы, тоз салып 1 сәгать кайнатабыз. Әлеге массага майонез, сарымсак, томат пастасы салып тагын 1 сәгать пешерәбез. Пешеп җитәрәк 10 минут калгач, 2 аш калагы уксус салабыз. 

Икраны стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, җылы урынга каплап куябыз.

 


Нет комментариев