Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ХОЛЕСТЕРИННЫ НИЧЕК ТӨШЕРЕРГӘ?

Инсультка китерә торган төп сәбәпләрнең берсе – югары кан басымы һәм организмда холестеринның күп булуы. Дарулардан тыш, холестеринны төрле файдалы үләннәр һәм җимешләр белән дә киметеп була.


1) Карлыган белән.
Аның җимешен вакытында җыеп алып киптерегез. 1 стакан суга 2 аш кашыгы кипкән карлыган салып төнәтегез. Көненә 2-3 тапкыр 0,5-1 стакан эчегез. Карлыганның яфрагын да киптереп куегыз. 2 стакан суга 2-3 аш кашыгы карлыган яфрагы салып төнәтеп, көненә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.

2) Камыр агачы.
Аның (икенче исеме – дүләнә, русча атамасы – боярышник) чәчәкләрен яки җимешләрен җыеп киптерегез. 1 аш кашыгы дүләнә чәчәге яки 2 аш кашыгы җимешенә 1,5 стакан су салып, төнәтмә әзерлибез. Аны көн дәвамында ашарга ярты сәгать кала өч тапкыр эчәбез.

3)Дару тәкәмөгезе.
Аны (донник лекарственный) чәчәк атар алдыннан җыярга кирәк. Сабагының өске өлешен һәм яшь ботакларын җыеп, коры көнне ачык һавада күләгәдә яки яхшы җилләнә торган чардакта киптерәбез. Киптергәннән соң яхшылап төябез. 1,5 стакан суга 2 чәй кашыгы үләнне салып төнәтәбез. Көненә өч тапкыр ашарга 20-30 минут кала эчәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев