Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Копор чәе эчегез!

Кипрей- (Иван-чай) чәчәк атуга урманга, болынга чыгып ел буена җитәрлек итеп искиткеч тәмле, хуш исле чәйне җыярга була.Моннан да тәмле чәйне эчкәнем юк әле минем.

Аны эчеп караган кешеләр дә шул фикердә, рецептын сорый башлыйлар. Интернетта алар бик күп. Ләкин мин сезгә үземнең рецептымны тәкъдим итәм. Чәйне әзерләүдә барлык гаилә членнарын да тартырга мөмкин.
Иван-чәй, копор чәе, рус чәе- болар бер үк атамалар. Илебезнең барлык территориясендә үсә торган кырлыганнан (кипрей узколистный) ясала торган чәй бу.
Иван –чәйнең файдасы һәм искиткеч тәме турында 12 гасырда ук билгеле була. Борынгы Рус илендә аны ярлы халык та, байлар да эчкән. Ә 13 гасырда аны копор чэе дип атый башлыйлар, чөнки Петербургтан ерак түгел Копорье авылында аны күпләп җитештерәләр. Инглиз моряклары шушы чәйне эчеп караганнан соң, аны Англиягә алып кайтып сата башлыйлар. Аннары ул Европаның башка илләренә дә тарала. Ул заманда чәйнең бәясе алтын, көмеш, мех бәясенә тиң була.
Копор чәенең файдасы турында берничә сүз:
-Кибеттән сатып алган чәйләрдә кофеин күп,ә копор чәендә бөтенләй юк. Димәк кан басымы белән проблема юк, йөрәк-кан тамырларына файдалы;
-Эчәклекнең эшчәнлеген яхшырта;
-Сидек кудыру көченә ия;
-Нервларны тынычландыру чарасы булып тора;
-С, А, В группасы витаминнарына бай;
-Онкологик авыруларга каршы торучанлыкны арттыра;
-Иммунитетны ныгыта;
-Организмнан шлакларны куа.

Чәйне әзерләүнең төп сере - ферментация (әчү) процессы, нәтиҗәдә үсемлекнең суда эреми торган матдәләре җиңел үзләштерүчән Һәм суда эрүчән матдәләргә әверелүеннән тора.Бу чәйгә төс , ис Һәм тәм бирә. Моңа ничек ирешергә соң?
Чәй әзерләүне берничә этапка бүлергә була.
1этап - Яфраклар җыю.
Яфракларны июнь ахырыннан августка кадәр (чәчәкләр йон очырганчы) җыярга була. Һава торышы коры булганда,чиста урыннарда үсә торган үсемлекләрнең яфракларын җыярга кирәк. Юл кырыйларыннан берук җыймагыз!
2 этап- Яфракларны шиңдерү.
Алып кайткан чиста яфракларны җилсез, кояш төшми торган урынга, тукыма өстенә юка гына итеп җәеп салып, 12 сәгатькә якын тотам. Яфраклар шиңеп китәләр, яңа җыйган шикелле, кыштырдап тормыйлар.
3 этап- Ферментация (әчетү)- яфракның структурасын җимерү. Аны берничә юл белән эшләргә була.
А). Яфракларны иттарткыч аша чыгарып, ферментация үткәрсәң, ахырда бөртекле (гранулированный) чәй хасил була.
Б). Яфракларны изү. Тирән, киң табакка яфракларны салып, кул белән камыр басу хәрәкәтләре ясап, 15-20 минут чамасы изәргә кирәк. Нәтиҗәдә яфракларның структурасы бозыла, сок бүленеп чыга. Яфрак каралып китә. Мондый массадан эре яфраклы чәй (крупнолистовой) ясала. Шуннан соң изелгән массаны эмаль, керамик яки пластмасса савытларга тыгызлап тутырып, авыр әйбер бастырып куярга кирәк. 16-18 сәгать әчү процессы (ферментация) бара.
4 этап-Киптерү.
Ферментация үткән массаны, юка гына итеп таратып, күләгәле җиләс урында яки газ мичендә киптерергә була. Әзер продукцияне кәгазь пакет, коробка, пыяла, калай банкаларда караңгы урында саклыйм. Озаграк торган саен чәйнең тәме тагы да яхшыра бара. Бу чәйгә кипрейның кипкән чәчәкләрен, чабрец, мелисса, бөтнек кушып эчәргә мөмкин.

Илсөяр Кабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев