Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Күзгә арпа чыгу

Арпа берничә көн үсә, зурая, ниһаять, тишелеп ага. ! Дәвалау әллә ни катлаулы түгел. Башта йогышсызландырылган бинтны 3 процентлы бор кислотасына, яки ромашка төнәтмәсенә, һичьюгында чәйгә манып компресс куялар. Аны көнгә 2 тапкыр алыштыралар. Йогышлы авыру икенчесенә дә күчмәсен өчен, таза күзгә көненә 2-3 тапкыр альбуцид тамызырга, күз кабагына мазь...

Арпа берничә көн үсә, зурая, ниһаять, тишелеп ага.

! Дәвалау әллә ни катлаулы түгел. Башта йогышсызландырылган бинтны 3 процентлы бор кислотасына, яки ромашка төнәтмәсенә, һичьюгында чәйгә манып компресс куялар. Аны көнгә 2 тапкыр алыштыралар. Йогышлы авыру икенчесенә дә күчмәсен өчен, таза күзгә көненә 2-3 тапкыр альбуцид тамызырга, күз кабагына мазь сөртергә кирәк.

! 1 чәй кашыгы пәйгамбәр тырнагы чәчәген 7 стакан кайнар суда төнәтеп, яки 1 чәй кашыгы аш содасын 1 стакан суга болгатып ясаган сыекчага манган марляны күзгә ябып кую да файдалы. Арпаны дәвалау өчен ак чыршы суын һәм маен да файдаланалар. Күз кабакларын кысып япкач, имән бармакка 1 тамчы су яки май алып күз кабагына сөртәләр, күзгә эләкмәскә тиеш.

! Арпа белән интегүчеләргә берьюлы 5-6 гөлбадран чәчәген ашап җибәрергә киңәш ителә. Артыннан су эчелә. Көн дәвамында 4-5 тапкыр шулай эшләргә кирәк. Шулай иткәндә бүтән чыкмаячак.

! Арпа чыккан күзне бәйләргә ярамый, чөнки бәйләүдән бактерияләрнең күпләп үрчүе, кабактан бөтен күзгә таралуы мөмкин.

! Арпаны һичкайчан сытарга ярамый. Моның йогышны ике күзгә дә таратуы ихтимал. Бактериянең күзнең челтәр катлавына керүе дә мөмкин. Ул чакта авыру көчәячәк.

Игелек.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X