Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

НИ УЛ ФЭН-ШУЙ?

Фэн-шуй — яшәү рәвеше. Ул борынгы Кытайда килеп чыккан. Фэн-шуй буенча, өй энергия чыганагы санала. Йортта тәртип урнаштыра алмасак, энергия югалтабыз, дигән сүз.

Өйдә тәртип булмау сәламәтлеккә начар тәэсир итә, дигән фикердә галимнәр. Шкафтагы иске-москы әйберләр төрле чир китереп чыгарырга мөмкин икән. 


Зал бүлмәсен дә газета-журналлардан чистартырга онытмыйк. Гаилә альбомнары, дипломнар, сувенирлар калсын. Йокы бүлмәсендәге карават астын чемоданнар, тартмалар белән тутырмаска куша фэн-шуй. Ул йокыны тынгысыз итә икән.

Килгән кунакларны йокы бүлмәсенә алып кермәү яхшырак. Бу экскурсия урыны түгел. 


Кухня, фэн-шуй буенча, өйнең “йөрәге” санала. Кытайлар аш әзерләр алдыннан плитәне һәрвакыт сөртергә киңәш итә. Гомумән, Кытайда плитәгә хөрмәт зур. 

 


Ишек төбендә дә йөрергә комачау итәрлек берни булмаска тиеш. Алгы бүлмә — капчык белән бәрәңге урыны түгел. Аяк киемен, сезоны үтүгә, урынына алып куябыз. Ишек төбендә якты булырга тиеш. Ванна һәм бәдрәфне символик бизәкләр белән чуарларга ярамый. 


Эш өстәлемдә иҗадый тәртипсезлек, дип үзебезне юатмыйк. Өстәлдә хаос икән, димәк, күңелдә дә шулай ук.

Чыганак:https://vk.com/irekmaydani

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев