Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Рассаданы шешә-парникта үстерәбез

Үтә күренмәле төстә пластмасса шешә алып, аркылыга бүләбез.

Яртысына 6-8 кат бәдрәф кәгазе җәеп, өстен су белән чылатырга кирәк. Әмма су күренеп торырлык булмасын. Өскә орлыклар сибегез. Кәгазьгә ябышып калсын өчен, кашык белән басып торыгыз. Өстенә полиэтилен пакет кидертеп, кырыйдан бәйләп куегыз. Мондый парникта үсемлек икедән күбрәк яфрак чыгармый, әмма тамыр системасы нык була. Сугарырга кирәкми, конденсат әледән-әле үз урынына төшә тора. Шуннан соң үсемлекне туфракка күчереп утыртырга мөмкин. Бу ысул белән петуния, бакча җиләге кебек артык тәрбия таләп иткән үсемлекләрне чәчәргә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев