Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ШИФАЛЫ БӨРТЕК

Күпләр бодайның гаҗәеп файдалы үзенчәлекләрен белми торгандыр. Суда җебетелгән бодай орлыклары төрле витаминнарга, ферментларга бай.

Шыттырылган бөртекләрне 1-2 атна дәвамында кулланганнан соң, һәркемнең, яшенә карамастан, сәламәтлеге сизелерлек яхшыра. Чәч коелу туктала, күз күреме яхшыра, тешләр ныгый. Мондый бодай бөртекләре белән баш авыруларын, бронхит, теш, тромбофлебит, полиневрит, экзема, ашказаны, ашкайнату тракты, күзләр, бөерләр, артрит һәм башка авыруларны дәваларга була.
Бодай орлыкларын ничек кулланырга? 100 грамм бөртекне салкын суда яхшылап юарга, савытка салырга һәм су өстәргә кирәк. Орлыклар салынган савытны җылы урынга куярга, өстен кәгазь салфетка белән капларга. 24 сәгатьтән соң шыткан орлыкларны берничә кат юарга, аннан иттарткыч аркылы чыгарырга яки башкача вакларга кирәк. Шушы массага бер үк чагыштырмада сөт яки кайнаган су өстиләр. Тәменә карап бал да өстәргә була. Эмаль яки пыяла савытта парландырып алырга.
Дәвалану 3-4 атна буе бара. Сокны көнгә 3-4 тапкыр ашар алдыннан 1-2шәр аш кашыгы эчәргә.

vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев