Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сөт эчкән кеше тыныч йоклый

Төнгә каршы бер стакан җылы сөт эчкән кеше йоклаганда азрак хәрәкәтләнә, ныграк йоклый

Өлкән яшьтәге кешеләр азрак уяналар һәм тыныч йоклыйлар. Галимнәр әйтүенчә, җылы сөт бигрәк тә төннең икенче яртысында тирәнрәк йоклата икән. Мондый “йокы даруы”ның механизмы – әле дә булса табышмак.
Табиблар сөтне акрынлап һәм аз-азлап кына йотып эчәргә киңәш итә. Әгәр аны тиз һәм зур йотымнар белән эчсәң, ашказанының әче согы тәэсиренә эләгә һәм авыр эшкәртелә торган зур кисәкләр булып оеша. Борынгы Рим, Мисыр һәм Греция табиблары, сөтнең кеше организмына тәэсирен күзәтеп, бу гаҗәеп эчемлекне “сәламәтлек чыганагы”, “тормыш согы”, “ак кан” дип атаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев