Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Зөлфирә Шәйдуллинадан виноградны үстерү һәм саклау серләре

Әлеге киңәшләрне Зөлфирә Инстаграм аккаунтында язып чыккан.

Иртә яздан хорус бн эшкәртәбез. Яфрак ярып чәчәккә бөреләнгәч, кабатлыйбыз. чәчәк атканда завязь яки бордоска сиптерәбез. Виноградлар төшкәч хорус яки тиовит Джет сиптерәбез. Виноградлары өлгергәнче тагын бер кат кабатлыйбыз. Мучнистая роса,черек авырулары бн зарарланмый. Узган ел сиптермәдек ике төп виноградыбыз чирләде,соңыннан корды.

Көздән Көл, черемә кертәбез, әчетелгән катнашма сибәбез.

Кышка виноградларның ботакларын яхшылап кисәбез(2м кала озынлыгы). Яшел сабакларын бөтенләе бн кисәбез, чөнки кышка баребер өшиләр. Кара бурый виноград ботакларын гына калдырабыз. Ботакларны бәйлибез, астына такта яки ылыс салабыз(чермәсен һәм юешләнмәсен өчен). Ашлама капчыгы бн төрәбез дә, өчып китмәсен өчен балчык сибәбез(такталар бн бастырып куйсагыз да була).

Шушы гади кагыйдәләрне үтәсәгез, виноградыгыз баллы, зур һәм күп булачак!

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев