Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

12 гыйнвар – Прокуратура хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Россия Федерациясе прокуратурасы көне - ул гаделлек өчен көрәшүчеләр бәйрәме. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүегез, гражданнарның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклавыгыз зур хөрмәткә лаек. Җир йөзендә гаделлек хөкем сөрсә, тормышыбыз тагын да имин һәм камил булыр. Сезгә, прокуратура хезмәткәрләре, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, җаваплы эшегездә уңышлар, бурычларыгызны закон нигезендә гаделлек белән башкаруыгызны, шәхси тормышыгызда бәхет, сәламәтлек телибез. 
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев