Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

18 ноябрьдә экраннарга "Небо" фильмы чыга

8 ноябрьдә киң прокатта Игорь Копыловның «Небо» фильмы старт ала.

«Без замандашларыбыз белән булган вакыйгаларга нигезләнгән сюжетны сайладык. „Небо“ фильмы 2015 елда Сириянең төньягында булган реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Аның нигезенә хәрби очучы Олег Пешков һәлак булуы һәм штурман Константин Мурахтинның коткарылу тарихы ята», - дип сөйләде режиссер.

Нәфис фильм үзәгендә ике төп герой — подполковник Сошников һәм капитан Муравьев тарихы. Ике төрле характердагы, ике төрле язмыш, аларны язмыш Хмеймим хәрби базасында очраштыра. 

Сошников самолеты төрек истребителе белән бәрелә. Экипажның ике әгъзасы да катапультацияләнергә өлгергән, әмма өйләренә аларның берсе генә әйләнеп кайта алган.

Режиссер сүзләренә караганда, төшерү Сириядә һәм Россиядә — Кырымда һәм Липецк авиаүзәгендә реаль хәрби объектларда узган.

"Небо" - Сириядә Россиянең контртеррористик хәрби операциясе турында беренче нәфис фильм. Картина РФ Оборона министрлыгы ярдәмендә төшерелгән.

Чыганак: tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев