23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә котлау
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Хөрмәтле райондашлар!
Бу бәйрәмне без Бөек Ватан сугышында аямыйча канк ойган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, хәрбиләрне, Ватанны саклаучыларны тыныч тормышта фидакарь хезмәте белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтәбез.
Катлаулы чорда яшәсәк тә, бүген Россия армиясенең абруе кимеми, киресенчә, артканнан-арта гына бара. Яшьләр арасында армиягә карата ихтирам тәрбияләү, аның дәрәҗәсен күтәрү өчен республикада, районда максатчан эш алып барыла, элеккеге сугышчан һәм хезмәт традицияләре яңартылган сыйфатта дәвам итә.
Кадерле ир-егетләр! Сезне барыгызны да – сугыш ветераннарын да, хәрбиләрне дә, тыныч хезмәт ияләрен дә - 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә тормышыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев