4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне
Хөрмәтле райондашлар!
Без күп төрле биләмәләрне, мәдәниятләрне үз эченә алган илдә яшибез. Безне килешеп һәм бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә омтылу берләштерә. Бердәмлек безгә авырлыкларны җиңәргә һәм уртак тырышлык белән районны, республиканы, илебезне үстерергә ярдәм итә.
Мөхтәрәм райондашлар! Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны җиткерәбез, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез көр, көннәрегез тыныч булсын.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев